Билгеле җырчы фанатларын шаккатырган.
Алсу социаль челтәрдән яңа фотосын урнаштырган. Анда ул яңа образда – озын чәчләре юкка чыккан. Әлбәттә, җырчы белән кызыксынучылар күп комментарийлар калдырган. Күпләргә фото ошаган, алар Алсуның яшәреп һәм тагын да матураеп китүен билгеләгән. Озын чәчле чагын ныграк ошатучылар да табылган. Җырчы үзе бу гамәлен яңа клип өчен образга керүе белән аңлаткан. Ә сезгә аның яңа кыяфәте ошыймы?