Ике яшьлек сабый комада.
Бүген Белоретта ике яшьлек кыз өстенә телевизор ауган. Аның башы авыр җәрәхәтләнгән һәм ул дәваханәгә эләккән.
- Әти-әниләре өйдә, күрше бүлмәдә булган. Бала авыр җәрәхәтләр алган: баш сөяге сынган һәм баш мие авыр имгәнгән, бала комада, — дип хәбәр итә UFA1.RU порталы.
Тулырак мәгълүматлар ачыклана.
Хөрмәтле ата-аналар! Сабыйлар яшәүче йортта бөтен җиһаз хәвефсез булырга тиешлеген онытмасак иде.