+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 ноябрь 2019, 07:30

Депутатка 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде

Республиканың Куергазы районында суд руль артына ике тапкыр исерек килеш утырган 59 яшьлек депутатка карата хөкем карары чыгарган.

Республиканың Куергазы районында суд руль артына ике тапкыр исерек килеш утырган 59 яшьлек депутатка карата хөкем карары чыгарган.

Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итә.
Агымдагы елның гыйнварында депутат исерек килеш руль артына утырган өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән, тик августта ул исерек хәлдә скутер руле артына утырган һәм кибеткә барган.

Ир «исерек хәлдә транспорт белән кабат идарә итү» маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган. Суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләде. Шулай ук, аңа 60 мең сум штраф яный.
Читайте нас