+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 ноябрь 2019, 13:30

"Мариянең гәүдәсе бер ай инде моргта"

Ә тикшерүчеләрнең бу хәл белән шөгыльләнергә вакыты юк...

Ә тикшерүчеләрнең бу хәл белән шөгыльләнергә вакыты юк...

21 октябрьдә Новосибирскида булган янгынга һаман да ачыклык кертелмәгән. Анда Королев урамындагы склад янган иде. Бер эшкуарның хатыны Мария ирен офиста көтеп утырган булган. Кызганычка каршы, янгын башлангач, хатын аннан чыга алмый.
Хатынның үле гәүдәсе һаман да моргта. Туганнары билгеләвенчә, аның чыннан да Мария икәнлеге ачыклангач кына, мәетне җирләргә бирәчәкләр. Шул ук вакытта, бу эшне тикшерүченең мәетне ачыкларга вакыты юк икәнлеген дә белдерә алар. "Соңрак шалтыратырмын", "Әле вакытым юк" дип, аларны әллә ничә тапкыр борып чыгарган инде ул.

- Мариянең әнисенең бу сынауларга түзәрлеге калмады. Ул һаман да баласын җирли алмавына өзгәләнә, - ди хатынның туганнары.
Читайте нас