+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 ноябрь 2019, 05:55

"Әнине якларга теләдем..."

Иглин районында 12 яшьлек кыз үзен әтисе мәсхәрә итүе турында белдергән иде.

Иглин районында 12 яшьлек кыз үзен әтисе мәсхәрә итүе турында белдергән иде.

Ул бу хакта әнисенә әйтә, анысы полициягә хәбәр итә. Аларның сүзләре буенча, 40 яшьлек ир сигез ел элек дүрт яшьлек баланы көчләгән булып чыга.
Бу эш көтелмәгән борылыш алды. Бала бу хәлне әнисен яклар өчен уйлап чыгарган булып чыкты. Әтисе еш эчкән, хатынын җәберсеткән. Бала түзгән-түзгән дә, шул рәвешле үч алырга булган. Соңрак ул дөресен сөйләп биргән.

Әле ирне тоткынлыктан җибәрү турында мәсьәлә хәл ителә. Җинаять эше кузгатылмаган булган.

Бу гаиләдә алты бала тәрбияләнә. Моннан соң тормышлары ни рәвешле үзгәрер? Сабак алса ярый да. Ул гына түгел, хатынын кимсетеп яшәгән барлык ирләр дә...
Читайте нас