Израильнең "Хорев" клиникасына барачак беренче бәхетлеләр – дүрт яшьлек Софья Гыйззәтуллина һәм ике яшьлек Мухамажон.
Икесе дә тумыштан каты авыру. Русия-Израиль медицина форумы кысаларында гамәлгә ашырылган махсус проект ярдәмендә сабыйлар диагностика үтәргә Израильгә бара.
- Бу проект ике яклы тәртиптә хезмәт күрсәтә: Башкортстан Республикасы һәм Доктор Барак клиникасы, — дип аңлатты Уфада "Хорев" клиникасы проекты җитәкчесе Лилия Галиханова. - Кечкенә пациентларны тулысынча тикшерәләр һәм алар Израильдә дәваланачакмы яки Башкортстан башкаласы табиблары аларга операция ясый алачакмы, хәл итәләр.
Йөзе һәм бармаклары деформацияләнгән кечкенә кызның язмышын төбәк халкы өч айлап күзәтә. Аның тормышы үзгәрде, республика Башлыгы Радий Хәбиров Гыйззәтуллиннар гаиләсе проблемаларын хәл итүгә кушылды. Әни белән кыз тузган йорттан Стәрлетамактагы якты фатирга күчте.
Ике яшьлек Мухамажон трахеостомадан җәфа чигә. Аның тагы да чирләре бар. Әнисе малай алты айлык чагында ташлап киткән. Сәфәрдә Софьяны әнисе озатып йөрсә, малай табиб-реабилитолог күзәтүендә барачак.