Дүртөйле шәһәрендә республикабызның 30 районыннан хатын-кызлар советы вәкилләре катнашлыгында зона форумы узды. Чара кысаларында кызыклы осталык дәресләре, тренинглар үткәрелде, кул эшләре күргәзмәләре оештырылды. Каринэ Хәбирова форумның мәртәбәле кунагы булды.
Дүртөйле шәһәре Мәдәният сараеның паркетлы залында районның төрле оешмалары һәм предприятиеләре әзерләгән зур күргәзмә эшләде. Сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучыларының иҗат җимешләре, район музее экспонатлары беркемне дә битараф калдырмады. "Таң" җәмгыяте продукциясе форумда катнашучыларда соклану уятты.
Башкортстан Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова Дүртөйле районында зур булмаган предприятиеләрдә дә хатын-кызлар оешмаларының актив эшләвен мактап телгә алды. Каринэ Хәбирова тамашачыларны якынлашып килүче Әниләр көне белән ихлас котлады. Ул Дүртөйле районы Түбән Манчар авылында яшәүче Суфия Сәйфетдин кызы Казыйханованы 100 яшьлек юбилее уңаеннан кайнар тәбрикләде, аңа чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.
Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов бер төркем хатын-кызларга "Башкорстан Республикасының 100 еллыгы" медальләрен тапшырды.
Форумда күпбалалы гаиләләр игътибар үзәгендә булды. Аларның һәркайсына бүләкләр бирелде. Ә иң зур бүләк инвалид ире һәм балалары белән җиде ел авария хәлендәге агач торакта яшәгән күпбалалы анага - Хәкимовлар гаиләсенә Дүртөйледәге бер бизнесменның 160 квадрат метрлы коттедж бирүе турында сертификат булды. Бу гаиләнең проблемаларына иң беренче булып Каринэ Хәбирова игътибар иткән.
Чара зур концерт белән тәмамланды.