Шуларның 10сы — балалар, ә икесенә 8 яшь тә тулмаган әле.
Агымдагы елның гыйнварыннан октябренә кадәр Башкортстанда спиртлы продукция белән агуланудан 151 кеше үлгән, дип хәбәр итә "Роспотребнадзор".
Уфада алкоголь белән агуланудан 30 кеше үлгән, шулай ук мондый очраклар башка шәһәрләрдә һәм районнарда теркәлгән.
Иң кызганычы, 10 ай эчендә спиртлы эчемлек белән 10 бала агуланган, аларның икесенә нибары 8 яшь.
Шулай ук, ел башыннан республикада наркотик матдәләр белән агулануның 79 очрагы теркәлгән, аларның 33е үлем белән тәмамланган.