+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 ноябрь 2019, 09:00

Телефоннан сөйләшеп барып, баланы харап иткән

Руль артында телефоның турында оныт, дип күпме генә тукысалар да, водительләр бу яман гадәтен ташламый.

Руль артында телефоның турында оныт, дип күпме генә тукысалар да, водительләр бу яман гадәтен ташламый.

Менә бер уфалының шундый кылыгы 10 яшьлек малайның гомерен өзүгә китергән. Быел җәй ул өч кеше утыртып Бөре шәһәренә юл тота. Юлда телефоннан сөйләшә башлый һәм шул ук вакытта өч автомобильне берьюлы узып китәргә ниятли.
Ләкин нияте тормышка ашмый, ул “Шкода Фабия” машинасына килеп чәкәлә.

Нәтиҗәдә, 10 яшьлек пассажир шул урында һәлак була. Аның әнисе һәм ике балигъ булмаган бала авыр җәрәхәтләнә.

Водитель гаебен таныган. Суд аны ике елга колония-поселениегә озаткан һәм өч елга водитель таныклыгыннан мәхрүм иткән. Шулай ук, ул 2 миллион 850 мең сум күләмендә әхлакый зыянны капларга тиеш.
Читайте нас