Стәрлетамакта 19 ноябрь төнендә билгесез кеше автостоянкада машиналарга ут төрткән. Бу хәл шунда урнашкан видеокүзәтү камераларына эләккән. Төнлә ап-актан киенгән ир-егет Прибрежная урамында урнашкан автостоянкада бер-бер артлы өч машинаның капотына ягулык сыекчасы сибеп, ут төртеп чыккан. Видеоязмадан күренүенчә, аңа моның өчен нибары 30 секунд вакыт кирәк булган. Өч машина дөрләп янып китүгә, ир җинаять урыныннан кача.
Янгын 50 минут эчендә сүндерелгән. Өч машина зыян күргән. Җинаятьчене полиция эзли.