+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 ноябрь 2019, 05:45

Авызында петарда шартлаткан

Уфада бер укучының авызында петарда шартлатуы турындагы хәбәр пәйда булды.

Уфада бер укучының авызында петарда шартлатуы турындагы хәбәр пәйда булды.

Янәсе, әти-әнисе үсмернең мәктәпкә йөри башлавын таләп иткән. Табиблар авызын җәрәхәтләгән үсмергә 150гә якын җөй салган.
Бу хәл, чыннан да, Уфада булган, тик бу көннәрдә түгел, ә тугыз ел элек. Укуда булган проблемалары аркасында 18 яшьлек уфалы бер ай буе дәресләрен калдырып, барлык фәннәр буенча җитди артта калган. Әти-әнисе үсмернең мәктәпкә йөрүен таләп иткән. Конфликт вакытында уфалы Кытай петардасын кесәсеннән чыгарып, бәдрәфкә бикләнә. Берничә секундтан соң укучының әти-әнисе шартлау тавышы ишетә.

Зыян күрүченең авызы, иреннәре яраланган, яңагы сынган, тын юллары пешкән.
Читайте нас