21-22 ноябрьдә Уфада “Хәзерге заман төбәк энциклопедияләре: җәмгыятьтәге урыны һәм роле, үсеш перспективалары” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үтә. Оештыручысы – республика Фәннәр академиясе ярдәмендә “Башкорт энциклопедиясе” учреждениесе. Анда Русия Федерациясенең 10 төбәгеннән һәм дүрт чит илдән вәкилләр катнаша.
Конференцияне ачып, Башкортстан Фәннәр академиясе президенты, педагогия фәннәре докторы Әлфис Гаязов республика Башлыгы Радий Хәбировның сәламләү сүзләрен җиткерде. Пленар утырышта “Зур Русия энциклопедиясе” фәнни нәшриятының баш мөхәррире Сергей Кравец Гомуммилли фәнни-мәгариф интерактив энциклопедик портал булдыру турында сөйләде, бурычларын билгеләде: дөрес мәгълүмат таратуга ирешү, мәгълүматны ышанычлы чыганаклардан алу (китапханәләр, музейлар, мәдәният учреждениеләре һәм башкалар), фикер алышу өчен һөнәри мәйданчыклар эшләү. Сергей Леонидович әйтүенчә, порталда мәгълүмат форматының барлык төрләре кулланылачак.
Пленар утырышта энциклопедияләрнең фәнни эшчәнлектәге роле, аларның тарихы, төзү үзенчәлекләре, эш юнәлешләре турында һәм башка күп темаларга чыгышлар ясалды.
Быел конференция Сүзлекләр көненә туры килә – ул ел саен 22 ноябрьдә, бөек урыс лексикографы һәм язучысы Владимир Дальнең туган көнендә билгеләнә.
Башкортстан энциклопедистлары коллегаларына “Вопросы энциклопедистики” фәнни журналын һәм “Башкортостан” төбәк интерактив энциклопедик порталын тәкъдим итте.