Уфа тикшерүчеләре 2012 елда 46 яшьлек ирне кем үтергәнен ачыклаган.
Ул вакыт бу кешене дәваханәгә бик күп җәрәхәтләр белән китергән булганнар, әмма табиблар коткарып кала алмаган. Хокук сакчылары сәламәтлеккә авыр зыян салу мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, ләкин ул ачылмый калган.
Шушы көннәрдә янә шаһитлардан сорау алып һәм аларның күрсәтмәләрен тикшереп, җан кыючыны тотканнар. Бу 39 яшьлек ир-егет 2012 елда үлгән ир белән бер фатирда сыйланып утыра, аннары гауга чыга һәм сугыш белән тәмамлана. Урамга чыккач, үтерүче корбанының эченә берничә тапкыр тибеп, кайтып китә.
Бу кеше гаебен танымаса да, эш судка җибәрелгән