+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Ноября 2019, 11:05

Янгыннан чыгып өлгерә алмаган...

Янгында тагын кеше гомере өзелде...

Узган төндә Уфаның Сипайлово бистәсендәге күпкатлы йортта янгын чыккан. Икенче каттагы фатир тиз арада янып көлгә әверелгән.
Коткаручылар баскычта янган ирнең гәүдәсен тапкан. "Ир уттан чыгарга теләгән булган, әмма өлгермәгән",- ди белгечләр.
Янгын чыгуның сәбәбе - ут белән саксыз куллану, ди белгечләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика Баш идарәсе ут белән сак булырга чакыра. Үзебезгә һәм якыннарыбызга битараф булмыйк!
Читайте нас