Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембайда Чкалов урамындагы йорт алдына керде. Биредә аның балачагы һәм яшьлеге узган. Нәкъ шушы йортка алар әти-әнисе белән Сәйрән авылыннан киеп төпләнгән булган.
Әлеге йорт алдында быел «Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында төзекләндерү эшләре башкарылган. Моннан тыш, төбәк җитәкчесе Иске Ишембай бистәсендә булды һәм 2014 елда оптимальләштерү кысаларында ябылган медпунктны карады. Җирле халык берничә ел буе аның эшен яңартуны сорады. Агымдагы елда җирле бюджет исәбенә бинаны ремонтлау эшләре башкарылган. Радий Хәбиров биредәге хезмәткәрләр белән әңгәмә вакытында халыкка хезмәт күрсәтүнең ничек баруы, белгечләргә язылу белән проблемалар турында кызыксынды.
Ишембай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Руслан Хәбибуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә шәһәр һәм районның сәламәтек саклау системасында 1500дән артык белгеч эшли. Әкренләп табибларга кытлык мәсьәләләре хәл ителә, быел БДМУда максатчан килешүләр буенча 17 студент белем ала башлады. Ә биредә укуларын тәмамлаган 5 кеше килешү төзеде һәм ординатурага анестезиология-реанимация, дерматовенерология, терапия, онкология, травматология-ортопедия белгечлекләре буенча укырга керде.
Радий Хәбиров медучреждениегә эш өчен медицина кадрларын җәлеп итү муниципаль хакимият җаваплылыгы зонасында булуын тагын бер кат искәртте.