+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 ноябрь 2019, 14:30

Ана - бөек исем!

Башкаланың “Башкортостан” дәүләт концерт залында Аналар көне уңаеннан зур тантана узды.

Башкаланың “Башкортостан” дәүләт концерт залында Аналар көне уңаеннан зур тантана узды.

Анда республиканың төрле төбәкләренән 500 ана чакырылган иде. Алар әни булу бурычын гына үтәп калмый, төрле юнәлешләрдә уңышка ирешә. Чакырылган кунаклар арасында ветераннар, хәзерге җәмгыятьтә төп рольләрне башкаручы гүзәл затлар, эшкуарлар, спортчылар, сәнгать осталары һәм башка юнәлештә дан алган хатын-кызлар бар.
Тантаналы чара чикләрендә “Эшләүче әниләр өчен иң яхшы предприятие” һәм “Һомай” республика конкурсларына йомгаҡ ясалды.

Бәйрәм оештырылган бинаның фойесында иҗат мәйданчыклары, осталык дәресләре оештырылды, психологлар һәм башка белгечләрдән киңәшләр алу мөмкинлеге булдырылды.

Ә залда аларны чагу тамаша каршы алды. Анда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров берничә гаиләгә "Ата-ана батырлыгы" орденын тапшырды. Алар арасында Хәйбулла районыннан - Бикбовлар, Туймаздан -Кирсановлар, Шаран районыннан - Гәрәевлар, Калтасы районыннан Алексеевлар бар иде. Бу каһарман ата-аналар ил данын яклаучы батыр уллар үстергән.

Тантанда республика Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова, Башкортстанның иң чагу гүзәл затлары катнашы. Ул искиткеч концерт-тамаша белән тәмамланды.
Читайте нас