Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада дельфинотерапия үзәге төзелеше белән бәйле хәлгә аңлатма бирде. Аның буенча 15 ноябрьдә иҗтимагый тыңлаулар узган иде.
- Тыңлауларның шул рәвешле узуы коточкыч. Бу - ахмаклык, - дип бәяләде чараның оештырылу дәрәҗәсен төбәк җитәкчесе.
Аның фикеренчә, бер яктан, балалар өчен ял үзәге булдырырга кирәк, икенче яктан, кешеләрнең ризасызлыгы килеп чыкты.
- Проектның инициаторы миңа килде, океанариум проекты иде ул. Мин республикага акча белән килгән һәр кеше яклы, әлбәттә, мин дә хайваннар яратам, аларның иректә яшәмәве начар икәнен аңлыйм. Тик океанариумда океанда тотылган дельфиннар түгел, ә мондагы шартларда үстерелгәннәре булалачак. Безнең "фейсбук" берләшмәсе бик нервлы. Алар үзләрен күрсәтергә тели, "хайп" күтәрмәкче булалар, - дип шәрехләде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе конфликтны хәл итү өчен нинди чаралар күрелергә мөмкинлеге турында әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, әгәр мондый ихтыяҗ бар икән, активистлар Уфа мэры Өлфәт Мостафин белән шәхсән очраша һәм компромисска килә ала.