Уфалы Александр Решетниковны бу атна башыннан бирле эзләделәр.
Волонтерлар Казан вокзалыннан туган шәһәре ягына чыгарга тиешле 47 яшьлек ирнең югалуы турында мәгълүмат таратты. Бүген, 22 ноябрь иртәсендә генә Александр исән-сау табылган.
Ир Уфага кайтты инде. Ни өчен ул берничә көнгә тоткарланган? Бу сорауга эзләүдә булышкан волонтер җавап бирә.
- Ул Мәскәүдән Уфага билет сатып алган, вокзалга килгән. Поезд көткән арада, йоклап китә. Ә уянгач, билетны урлаулары ачыклана. Ул бераз каушап кала, нәрсә эшләргә белми. Бәхеткә, дөньяда игелекле кешеләр дә бар. Русия башкаласында аның хәленә кергән кеше табылган, ул Уфага кадәр яңа билет сатып алган һәм өенә кайтырга ярдәм иткән, — ди волонтерлык эзләү отряды координаторы Павел Нестеров.