+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 ноябрь 2019, 08:05

Яшь ярымлык кызы үлгән. Улын да тартып алмаслармы?

Күгәрчен районында сабый үлеменең сәбәпләрен ачыклаганнар.

Күгәрчен районында сабый үлеменең сәбәпләрен ачыклаганнар.

Яшь ана ялгызы ике бала үстергән. Аларның әтисе ярты ел инде кайтып күренмәгән - читтә эшләгән. Ул хатын белән законлы никахта тормаган.
Әнисе сабыен караватына йокларга салган. Бала шунда җан биргән. Тикшерү нәтиҗәсендә аның пневмония белән авырган булуы ачыкланган.

Опека органнары хәзер бу гаиләнең яшәү шартларын тикшерә. Алар хатынның улына карата мөнәсәбәтен шик астына алмакчы.

Бер яктан, баланы тартып алып ятимнәр йортына тапшыру кансызлык кебек тоела, чөнки һәр сабыйга әнисе янында яшәү яхшырак. Икенче яктан, аны күрә торып үлемгә дучар итеп тә булмый. Барысын да тикшерү ачыклар.

Ата-аналарга сабак булсын бу язмыш.
Читайте нас