+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 ноябрь 2019, 12:45

Әнкәйләрнең йөрәгендә генә бозны эретерлек җылылык!

Барлык Әнкәйләрне бәйрәм белән!

Күңелендә – Җиһан кадәр сөю,
Матурлыгы – таңнар калырлык!
Әнкәйләрнең йөрәгендә генә
Бозны эретерлек җылылык.

Балам, диеп, утка-суга керер,
Кызганмыйча үзен тамчы да!
Балам, диеп, таулар күчерергә
Әнкәйләрнең әзер кайсы да...

Иң-иң якын кешеләргә кайчак
Авыр сүзләре дә әйтелә...
Әнкәйләрнең гафу итәчәген
Бала йөрәккәе шул белә...

Якын кешеләргә “теш тә үтә”...
(Үпкәләтсә гәрчә башкалар!)
Әнкәйләргә бушатыла күңел,
Җаннан әгәр хисләр ташсалар...

Әнкәйләргә авыр сүз әйтмик без,
Әнкәйләрнең күңелен китмик.
Уйламыйча әйткән сүзләр белән
Йөрәкләрен яралы итмик...

Әнкәйләрнең йөрәкләре – Галәм!
Ул Галәмдә күпме сабырлык!
Тормышыбыздагы Кояш төсле,
Матурлыгы таңнар калырлык!
Читайте нас