+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 ноябрь 2019, 18:20

Ни өчен ватык көзгегә карарга ярамый?

Көзгеләр - ике дөнья арасындагы ишек ул...

Көзгеләр - ике дөнья арасындагы ишек ул...
Халыкта ватык көзгегә карарга ярамый, дигән ышану яши. Әмма һәр нәрсәнең кайчандыр ватылуын, тузуын исәпкә алсак, көзгеләр дә бер ватылырга тиеш бит.
Эзотериклар көзгеләрне "ике дөнья арасындагы ишек" дип атый. Шунлыктан, мәет булган өйдә көзгеләрне ябалар. Янәсе, ул башка дөньяга китеп, анда үзенә урын табарга тиеш.
Шул ук вакытта, көзгеләр аңа караган кешеләрнең энергетикасын саклый, дигән ышану да бар. Димәк, ватык көзгегә карау - кешенең энергетикасын "бүлгәли", психикасын боза. Әгәр дә кияүгә чыкмаган кыз ватык көзгегә караса - тагын 7 ел ул ялгыз булачак. Элекке риваятьләр буенча, ватык көзгеләрнең ярыкларыннан башка дөньяда яшәүчеләрне күрергә була, дигән ышану да бар.
Ышаныргамы, юкмы?
Читайте нас