+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 ноябрь 2019, 11:00

Югалган баланы бәдрәф чокырыннан тапканнар

Әлеге вакытта ул реанимациядә.

Әлеге вакытта ул реанимациядә.

18 ноябрьдә Краснодар краеның Яңа Кубань районы хуторларының берсендә тугыз яшьлек кыз югала. Аны эзләүчеләр бер тәүлектән соң, урындагы Мәдәният йорты ихатасында урнашкан җәмәгать бәдрәфенең пычрак чокырында табалар.
Краснодар крае прокуратурасы хәбәр итүенчә, башлангыч сыйныфта укып йөрүче бала күпсанлы җәрәхәтләр алган. Ашыгыч ярдәм кызны балалар дәваханәсенә алып китә. Әлеге вакытта ул реанимациядә. Табиблар баланы тикшергәннән соң, баш мие җәрәхәтләнүен, башы һәм тәне каты бәрелгән булуын ачыклый.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас