"Алга" транспорт карталарын сату һәм тулыландыру пунктлары челтәре киңәя.
Хәзер "Алга" транспорт картасын Башкортстан торак пунктларында «Магнит» кибетләре челтәрләрендә сатып алырга мөмкин.
25 ноябрьгә 190 меңгә якын "Алга" транспорт картасы сатылган. Көн саен транспорт картасы буенча 90 мең тапкыр йөрү башкарыла. "Алга" картасы белән автобус, троллейбус, трамвайларда йөрү өчен түләргә мөмкин.
Ташучыларның тулы исемлеген
https://algacard.ru/routes.php. сайтында карарга була. Исәп торышы турындагы мәгълүматны реаль вакыт режимында «транспорт картасы» мобиль кушымтасын ярдәмендә күрергә мөмкин. Аны сез кесә телефонына Play Mapket яки App Store программалары аша кертә аласыз.
Башкортстанның "Алга" транспорт картасын сату һәм тулыландыру нокталары турында тулырак мәгълүматны
https://algacard.ru/stores.php да
https://algacard.ru/replenish.php сайтында яки 8-800-347-11-11 телефоны буенча белергә була.