+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 ноябрь 2019, 09:00

Автобус йортка бәрелгән

Юл-транспорт һәлакате нәтиҗәсендә 4 кеше дәваханәгә озатылган.

Юл-транспорт һәлакате нәтиҗәсендә 4 кеше дәваханәгә озатылган.

Вакыйга бүген иртән, 8:50 сәгатьтә Уфада булган. Вахта автобусы Октябрь проспектындагы 5 катлы йортка бәрелгән. Бу вакытта автобуста 30 кеше булган. Аллаһка шөкер, алар арасында балалар булмаган.
4 кеше төрле җәрәхәтләр алган һәм 21нче дәваханәгә озатылган. Калганнары башка автобусларга утырып киткән.

Әлеге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.
Читайте нас