Псковта баласын югалткан әти кеше табибка һөҗүм иткән. Билгеле булганча, аның биш яшьлек кызына җәен куркыныч диагноз — лейкоз куйганнар. Баланы Мәскәүгә дәваланырга җибәрәләр. Кызганычка каршы, бер айдан кыз вафат була.
Ир баланың Псковта дәвалаучы табибы Ирина Гайдуктан үч алырга ниятли. Ул дәваханәгә җиңел генә үтеп керә һәм шунда ук табибка ташлана. Бөер турына пычак кадап, ул шунда ук дәваханәдән чыгып йөгерә.
— Тикшерүчеләр "Кеше үтерергә һөҗүм итү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Шикләнелүче тоткарланган, аның белән тикшерүчеләр эшли, — ди тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Антон Доброхотов.
Балалар өлкә дәваханәсе баш табибы Аркадий Гохман белдерүенчә, бала үлемендә табибның гаебе юк. Авыру ачыкланган кыз Мәскәүдәге Рогачев үзәгенә җибәрелгән һәм шунда вафат булган.
Баш табиб сүзләренә караганда, шушы вакыйгадан соң, дәваханәне “Росгвардия” саклаячак. Зыян күрүче табибның хәле уртача авырлыктагы дип бәяләнә. Аның гомеренә куркыныч янамый.