Кайгыдан шашар чиккә җиткән ата табибка ташланган.
Бу хәл Псков шәһәрендә булган. Өлкә балалар дәваханәсенә атылып килеп кергән ир табиб Ирина Гайдукка пычак чәнечкән...
Ачыклануынча, аның кызы шушы дәваханәдә лейкоздан үлгән икән. Бала әлеге учреждениедә дәвалангач, әтисе аның үлемендә медикларны гаепли.
Тикшерү табиб хатасын тапмаган. Чиновниклар гаилә белән очрашып, хәлне аңлатып бирсәләр дә, алар ышанмаган һәм табибларны гаепләгән, төрле инстанцияләргә, социаль челтәрләргә язган.
Ахыр чиктә ир шушы җинаятьне кыла. Ул кулга алынган, табиб дәваханәдә ята.