+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 ноябрь 2019, 11:10

Башкортстан чигендә җир тетрәгән

18 һәм 19 ноябрьдә Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе чигендә җир тетрәгән.

18 һәм 19 ноябрьдә Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе чигендә җир тетрәгән.

Казахстан милли мәгълүмат үзәгенең сейсмик станциясе хәбәр итүенчә, беренче тетрәнеш Чиләбе өлкәсенең Кызыл районында, Сибайдан 18 километр ераклыкта күзәтелгән. Ул вакытта магнитуда 2.2 берәмлек тәшкил иткән.
Тагын бер тетрәнеш сейсмологлар тарафыннан 19 ноябрьгә каршы төндә теркәлгән. Магнитудасы 2.5 булган җир тетрәве Чиләбе өлкәсенең Уйский районының Кочнево авылы янында, Башкортстанның Туңгатар авылыннан ерак түгел күзәтелә.
Читайте нас