+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 ноябрь 2019, 07:10

Газизләрдән газиз әнкәйләр сез!

Башкортстанда тантаналы шартларда Аналар көне билгеләндеБашкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге бәйрәм алдыннан Ишембай районында эш сәфәре белән булды. Анда ул “Хатын-кызлар бәхете территориясе” форумында катнашучыларны сәламләде һәм республика хатын-кызларын Әниләр көне белән котлады.

Башкортстанда тантаналы шартларда Аналар көне билгеләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге бәйрәм алдыннан Ишембай районында эш сәфәре белән булды. Анда ул “Хатын-кызлар бәхете территориясе” форумында катнашучыларны сәламләде һәм республика хатын-кызларын Әниләр көне белән котлады.

— Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр! — диде төбәк җитәкчесе. — Сезне чын күңелдән сәламлим һәм иң беренче чиратта якынлашып килүче Әниләр көне белән котлыйм!
Иң элек, сугышта катнашкан хатын-кызларга, тыл хезмәтчәннәренә, авырлыкларны кичергән хатын-кызларга рәхмәт әйтәсем килә. Аларның күбесе безнең белән була алмый инде, алар биредә юк, алар өйдә. Әмма без барыбыз да күңелебездә алар белән.
Яугирләр, Ватанны саклаучылар үстергән аналарга иң изге рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Улларының хәрби бурычларын үтәгәннәрен көтеп алалмаганнарның авыр югалту кайгысын уртаклашабыз. Без сезнең балаларны беркайчан да онытмаячакбыз.
Мин бүген беренче тапкыр “Хатын-кыз бәхете территориясе”ндә. Биредә искиткеч хатын-кызларның бик кирәкле һәм файдалы очрашуы бара. Бездә мондый чаралар узуга мин бик шат.
Бүген мин сезгә шуны вәгъдә итәм: без эзлекле рәвештә Ишембайны, республи­кабызның башка шәһәрләре һәм авыллары кебек, үсешкән, кешеләр өчен уңайлы итеп эшләячәкбез. Без сезнең белән тәртиптә һәм иминлектә яшәячәкбез.
Башкаланың “Башкортостан” дәүләт концерт залында Аналар көне уңаеннан зур тантана узды.
Анда республиканың төрле төбәкләреннән 500 ана чакырылган иде. Алар әни булу бурычын гына үтәп калмый, төрле юнәлешләрдә уңышка ирешә. Кунаклар арасында ветераннар, хәзерге җәмгыятьтә төп рольләрне башкаручы гүзәл затлар, эшкуарлар, спортчылар, сәнгать осталары һәм башка юнәлештә дан алган хатын-кызлар бар иде.
Тантаналы чара чикләрендә “Эшләүче әниләр өчен иң яхшы предприятие” һәм “Һомай” республика конкурсларына йомгак ясалды.
Фойеда иҗат мәйданчыклары, осталык дәресләре оештырылды, психологлар һәм башка белгечләрдән киңәшләр алу мөмкинлеге булдырылды.
Ә залда аларны чагу тамаша каршы алды. Анда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров җыелучылар алдында чыгыш ясап, барлык әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм республикада гүзәл зат­ларны социаль яклау чаралары турында сөйләде. Шунда ук ул берничә гаиләгә “Ата-ана батырлыгы” орденын тапшырды. Алар арасында Хәйбулла районыннан — Бикбовлар, Туймазыдан — Кирсановлар, Шаран районыннан — Гәрәевлар, Калтасы районыннан Алексеевлар бар иде. Бу каһарман ата-аналар ил данын яклаучы батыр уллар үстергән.
Тантанада республика Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова, Башкортстанның иң чагу гүзәл зат­лары катнашты. Ул искиткеч концерт-тамаша белән тәмамланды.
Читайте нас