+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 ноябрь 2019, 08:30

Хоспис төзелешенә - 300 мең сум

Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов Уфада хәйрия аукционы нәтиҗәләре буенча хоспис төзүгә 300 мең сум акча күчерде. Ул анда максималь бәяне тәкъдим итә һәм Американың "Brazzaville" инди-рок төркеменнән гитара иясе була.

"Иман-Башкортостан" хәйрия фондында Уфа хосписын төзүгә барлыгы 17 миллион 250 мең сум акча җыелган, дип ачыклык кертте фонд директоры Хөрмәтулла Үтәшев.
"Brazzaville" лидеры Дэвид Артур Браун концерт барышында аукционга төркем гитарасын чыгарды. Башлангыч бәясе 5 мең сум иде.

Аукцион барышында бәя 300 мең сумга кадәр артты. Барлык акча Башкортстан башкаласында хоспис төзүгә тотылачак.
Читайте нас