Быел Мәтәүбаш авылында истә калырлык вакыйгалар шактый булды. Җәй ул 300 еллыгын билгеләсә, күптән түгел биредә дәваханә ачылуга 50 ел тулуны матур чара итеп уздырдылар. Мәктәбебезгә нигез салынуга 100 ел тулу да зур бәйрәм итеп үткәрелде.
Мәктәп коллективы тарихи көненә искиткеч матур әзерләнгән иде. Бина тыштан ук көлеп тора, ә эчендәге матурлыкны, тамаша залының бәйрәмчә бизәлешен, укучыларның кул эшләреннән күргәзмәләрне, уку кабинетларының җиһазланышын, барлык уңайлыкларны сөйләп бетерерлек түгел.
Тантананы алып баручы кызларның (Лариса Батыргәрәева, Надежда Борисова) мәктәп тарихын бәян итүләре, бүгенге укучыларның җыр-биюләре, республиканың төрле тарафларыннан кадерле укытучылары алдында баш ияргә, мәктәпкә рәхмәт әйтергә кайткан элекке укучыларының чыгышлары, уку елларына бәйле якты хатирәләре белән бергә үрелеп барды. Экраннан төрле еллардагы чыгарылыш укучыларының видеокотлауларын тыңлау, хөрмәтле укытучыларыбызның фотосурәтләрен күрү ямь өстенә ямь өстәде.
Мәктәпнең бер гасырлык гомер юлы бу көнне йолдызлар белән бизәлде һәм аның беренчесе, әлбәттә, мәктәпкә нигез салынуга 100 ел тулуга багышланды. Аны бүгенге директор Игорь Борисов кабызды.
Уку оешмасының үткәненә күз салсак, рәсми рәвештә ул 1919 елның октябрендә ишекләрен ачкан дип кабул ителсә дә, Октябрь революциясенә кадәр үк балалар дини мәктәп-мәдрәсәдә белем алган. Гарәпчә уку китаплары, Коръән нигезләре өйрәнелгән.
Авылда беренче укытучы Фазлетдинов Кашафетдин Фазлетдин улы була. Ул мәктәп бинасы булмаган чакта ук балаларны үз өендә укыта башлый. 1923 елда мәктәп өчен агач йорт сатып алалар. Балалар күп була, урын җитми, шуңа күрә 1925 елда дәресләр мәчет бинасында үткәрелә. Мәктәп башлангыч була. Гарәпчә әлифба, туган тел, грамматика, башкортлар һәм татарлар тарихы, математика, география укытыла. Урыс телен өйрәнмиләр. Бөтен документлар да гарәпчә тутырыла. 1928 елда гарәп алфавитыннан латинчага күчәләр. 1939 елда урыс алфавиты кабул ителә.
1936 елда мәктәп – җидееллыкка, ә 1974 елда урта мәктәпкә әйләнә, уку-укыту берничә агач бинада алып барыла. Ниһаять,1985 елда ике катлы заманча (әлеге) мәктәп төзелә.
Инде беренче укытучыбызга әйләнеп кайтсак, Кашафетдин Фазлетдин улы 1891 елның 23 июнендә туган. Ул бөтен көчен кызганмыйча, хәтта гомерен куркыныч астына куеп, балаларга тәрбия-гыйлем биргән халык укытучысы булып кала. Авылда Совет власте төзегәне, 40 ел педагогик хезмәт куйганы өчен илнең иң югары бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнә.
Кашафетдин Фазлетдин улының изге һөнәрен балалары, оныклары дәвам итә. Укытучы Фазлетдиновлар династиясенең педагогик стажы 300 елдан артып китә. Беренче укытучы хөрмәтенә аның оныгы – Башкортстанның атказанган укытучысы, озак еллар Уфа районының Зубово поселогы мәктәбе директоры булып эшләгән Суфия Гомәрованың мәктәп күгендә йолдыз кабызуы дулкынландыргыч мәл булды.
Өченче йолдыз Бөек Ватан сугышында һәлак булган укытучы-фронтовиклар Еркеев Әзһәр Сәяхетдин улы, Каранаев Атнабай Иманбай улы, Фәррахов Әхмәделислам Фәтхелислам улы шушы мәктәптә белем алган, Туган ил өчен яу кырында башын салган авылдашлар, тыл хезмәтчәннәре һәм мәктәп исемен йөрткән авылдашыбыз, Дан орденының тулы кавалеры Әһлиулла Хисмәт улы Вәлишин истәлегенә балкыды. Аны авылдашыбыз, сугыш ветераны Гәрәев Габдрәүф Сәләхетдин улы кабызды.
Киләсе йолдыз төрле елларда бөтен җанын-тәнен биреп, яшь буынга белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучыларыбыз хөрмәтенә кабынды. Алар: Роза Гайнетдинова, Фәймә Зәйруллина, Зәйтүнә Биккинина, Фәнүзә Шакирҗанова,Найлә Галимуллина, Асима Гайсина, Рузилә Шәрәфетдинова, Габидә Еркеева, Зәрә Вәлиева, Илгизә Габдуллина, Әдибә Еркеева, Тамара Сираҗетдинова, Балгазин Гомәров.
Кызганычка каршы, юбилейга кадәр яши алмаган, әмма укучылары күңелендә якты хәтер булып яшәүче укытучыларыбыз да күп. Алар истәлегенә мәктәпнең их яхшы укучыларыннан берсе Борисова Анастасия кабызган йолдыз яктысы астында үзләрен исемләп искә алу урынлы булыр. Менә алар: Әхмәтова Әкълимә Арслан кызы, Ибраһимова Зәйтүнә Исхак кызы, Фазлетдинова Әдибә Кашафетдин кызы, Фазлетдинова Галибә Кашафетдин кызы, Фазлетдинов Айрат Кашафетдин улы, Фазлетдинова Римма Хәлил кызы, Хөснетдинов Фәннүр Шәмсетдин улы, Хөснетдинова Фәния Нәфри кызы, Уразаева Раиса Тимербай кызы, Хөсәенов Мирхәт Мирсәит улы, Миңнегазыймов Рөстәм Хәйдәр улы, Танакбаев Әхмәт Игебай улы, Шамиев Валентин Янсыбай улы, Минигалин Тимергазе Сәфәргали улы, Гомәрова Кәримә Миргарифән кызы, Арсланов Рамил Шәмсулла улы.
Әлбәттә, һәр мәктәпнең үз казанышлары була, әмма бөтен мәктәпләрне берләштергәне – аның укучылары. Мәтәүбаш мәктәбе эшләү дәверендә меңнәрчә укучыларына тормышка фатыйха биреп, кош балаларыдай очырган. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләгән, җаваплы вазыйфалар башкарган – мәктәпнең горурлыгы булган һәм хөрмәт йөзеннән йолдыз кабызылган аларның барысын да исемләп телгә алу мөмкин түгел. “Белеп бетерә алган укытучылар гына да 400гә җыела”, – диде педагогик хезмәт ветераны Габидә Еркеева.
Шулай да кайберләре белән гәзит укучыларны таныштырыйк әле. Мәрхүмнәрдән – Еркеев Идиатша Әхмәтша улы, һөнәре буенча укытучы, Башкорт АССРы Югары Советы Президиумы секретаре булып эшләгән; Биккинина-Федорова Гөлҗәннәт Габдерәүф кызы, профессор, Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Уфа филиалында хезмәт куйган.
Сугышка кадәрге, аннан соңгы авыр елларда укып, авылдан чыккан беренче табиб – Басыйрова-Яубатырова Суфия Малик кызы. Озак еллар Бәләбәй шәһәренең йогышлы авырулар дәваханәсендә баш табиб булып эшләп, бөтен районда зур хөрмәт казанган кеше. Ә Мәрхәбә Заһит кызы Хәсәнова исә Санкт-Петербург шәһәрендә 8нче поликлиника мөдире булып эшләде.
Финанс-икътисад өлкәсендә исә дөньядан яшьли киткән Вәлишин Рәмзис Әһлиулла улын искә алмау мөмкин түгел. Ул республикабызның финанс министры урынбасары булып эшләде.
Гомерләрен хәрби хезмәткә, эчке эшләр органнарында эшләүгә багышлаган укучылар да бик күп. Әйтик, Әхмәтҗанов Шәйхидәр Миңнегазыйм улы, полковник, 1997 елда аңа “3 класслы дәүләт хезмәте советнигы” чины бирелгән. Каранаев Ислебай Ишкулай улы – чик буе гаскәрләре подполковнигы. Хөсәенов Данис – Сургут шәһәрендә адвокат һәм башкалар. Әйтәм ич, мәктәпнең горурлыгы булган укучыларны исем-шәрифләп чыгу мөмкин түгел. Алар: Бәләбәй урман хуҗалыгының элекке баш лесничие, сугыш ветераны, мәктәпнең иң өлкән — 99 яшьлек укучысы Якуп Әюпов, Бәләбәй шәһәренең шәрәфле шәхесе, шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары Җиһан Идиятуллина (урыны җәннәттә булсын), мәктәпкә, авылга һәрьяклап матди ярдәм күрсәтүче эшкуарлар Илшат һәм Нәфкать Биккининнар, “Белпром” җәмгыяте директоры, “Бизнес партнер” журналы язып чыкканча “бизнеста утны, суны һәм торбаларны кичкән” Шамил Шәмсетдинов, педагогика фәннәре кандидаты, халыкара өстәмә белем бирү академиясе академигы Зилира Булатова, Казан шәһәренең 180нче күппрофильле полилингваль гимназиясе директоры Илдар Сәяхов, журналистлар, язучылар Айрат Ибраһимов, бертуган Мөнир һәм Габдулла Вафиннар...
Озак еллар “Чулпан” җәмгыяте җитәкчесе булып эшләүче, авылдашларны икмәге, фуражы, печән-саламы белән тәэмин итүче Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Урал Нәбиуллин...
Бүгенге көндә авылдашларны намазга чакырып, ил-көннәребезгә иминлек теләп, иртә саен моңлы азан тавышы яңгырый, атна саен җомга намазлары укыла. Рухи кыйммәтләрне саклауга, дини-әхлакый тәрбия бирүгә күп көч куйган имам-хатыйб Нур Еркеев.
Зур дәрәҗәләргә, мактаулы исемнәргә ирешкән – югарыда телгә алынган һәм алынмаган тагын бик күпләр белән мәктәп хаклы рәвештә горурлана, балаларын чын кешеләр итеп үстергән изге күңелле анадай сөенә.
Кем дә килешер, мәктәп кебек ифрат җаваплы дөньяда күп нәрсә, әлбәттә, аның җитәкчесенә бәйле. 100 елда директорлар шактый алышынган, әмма аларның исемнәре онытылмый. Җитәкчеләрнең һәркайсы мәктәп тормышын, укыту-тәрбия эшен яхшыртуга үз өлешен керткән һәм олы ихтирамга лаек. Мари милләтеннән булган, 1945 елда җитәкче итеп тәгаенләнгән Танакбаев Минегәрәй Игебай улына гына тукталам. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, үзен талантлы, гаять таләпчән җитәкче итеп таныта һәм бу вазыйфада 33 ел эшли. Бүгенге көндә исә, 2011 елдан бирле, ифрат җаваплы бу эшне Борисов Игорь Владимирович намус белән башкара. Төрле елларда директор булып эшләгән Рима Исхакова, Раил Ногманов, Габидә Еркеева һәм Игорь Борисовның символик йолдызны кабызуы матур күренеш булды.
Бүгенге мәктәп – өлгергәнлек яшендәге, тормыш белән бергә атлаучы заманча уку оешмасы. Аның укытучылары һөнәри осталыкка, бай тәҗрибәгә ия, аларга камиллеккә омтылу хас. Бер йолдызны – озак еллар укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшләгән Еркеева Зөлфия Миңнегали кызының, ә соңгы – Өмет йолдызын мәктәпнең иң яхшы укучыларының берсе Резеда Зәйруллинаның кабызуы күңелле һәм гадел булды.
Шулай итеп, мәктәп күгендә һәрберсе уку йортының тарихын яңарткан, аның эчтәлеген баеткан, киләчәктә дә мәктәпнең балалар тавышына күмелеп, шау-гөр килеп эшләвенә ышанычны ныгыткан тугыз йолдыз кабынды. Аларның нурлары алдагы йөзьеллык юлын яктыртып торсын иде.
Зәйфә Салихова,
язучы һәм журналист, мәктәпне 1972 елда тәмамлаучы.