Аның әнисе телефонын тикшерә һәм аларның интим фотолар алышуын ачыклый.
Мәскәүдә яшәүче хатын үз кызының нинди сайтларда утыруын даими тикшереп тора. Әмма соңгы тапкыр телефонны алганда кызы барлык чатларны да ябып өлгерми кала. Әнисе кызының ир кеше белән хат алышуын күрә. Ул үзенең интим фотографияләрен җибәргән һәм баладан да шундый ук сурәтләр сораган. Кыз аның кызыксынуын канәгатьләндереп торган булуы ачыклана.
Хатын җәнҗал чыгармый, әмма кызына кнопкалы телефонын алырга тәкъдим итә, ә үзе белән тынычлангач сөйләшергә була. «Кызым мин барысын да укыганны сизде, күрәсең. Ул миңа телефонын бирүемне таләп итеп кычкыра башлады», - дип сөйләгән хатын "Московский комсомолец" хәбәрчесенә.
Кыз абыйсына «төзәлмәслек нәрсә эшләячәге» хакында әйткән, тик 13 яшьлек үсмер аңа ышанмаган. Шуннан соң икенче сыйныф укучысы үз бүлмәсендә бикләнгән. Аның үле гәүдәсен гаилә яшәгән йорт янында табып алганнар. Һәлакәтне белгечләр тикшерә.
Ә сез балагызның нинди сайтларга керүен, кемнәр белән аралашуын беләсезме?