Дүртөйле районы Иванай авылы китапханәсендә билгеле шагыйрь, журналист Марис Нәзировның хәтер кичәсе узды.
Чарага шагыйрьнең иҗатына мөкиббән тамашачылар, дуслары, хезмәттәшләре, якташлары җыелды. Хәтер кичәсендә Марис Нәзировның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.
- Марис Нәзиров белән озак еллар бер коллективта - Чакмагыш районы "Игенче" гәзите редакциясендә эшләргә насыйп булды, - дип бәян итте әлеге гәзитнең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов. - Ул искиткеч ярдәмчел, якты күңелле кеше иде. Тормышны өзелеп яратты, изгелекле гамәлләр кылырга ашыкты. Тормыш юлдашы Фәүзә Гасакирова белән алар ике аккош кебек иде: икесе дә иҗатка, сәнгатькә гашыйк кешеләр булды. Ике ятим балага гаилә учагы җылысы, әти-әни назы бүләк итәргә дә өлгерде алар. Аккошлар бер-берсеннән башка яши алмый диләр бит: Фәүзә ханымның вафатыннан соң Марисыбыз да озак яшәмәде, авыр чирдән шәм кебек сүнде. Бу шигъриятебез өчен бик зур югалту булды.
Марис Нәзировны белгән һәркем аны ихлас хөрмәт итә, аның якты истәлегенә Чакмагышта, "Игенче" гәзите редакциясе бинасында һәм Мәләвездә, заманында шагыйрь яшәгән йортта мәрмәр тактаташлар ачылды.
Хәтер кичәсендә Марис Нәзировның курсташы, 1968-72 елларда аның белән бергә Бөре педагогия институтында белем алган Финә Хәкимуллина кадерле истәлекләре белән уртаклашты.
- Марис бик мөлаем, ярдәмчел егет иде. Ул институтта "Яшьлек" иҗат берләшмәсен җитәкләде. Безнең өчен күркәм шигъри кичәләр оештыра, аларга күренекле шагыйрьләрне, язучыларны да чакыра иде.
Чарада Дүртөйленең "Дулкын" әдәби иҗат берләшмәсе, "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары катнашты һәм чыгыш ясады.