+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 ноябрь 2019, 07:15

"Иремнең эшендә дә хатыны бар..."

Бу - хыянәтме?

Бу - хыянәтме?

Социаль челтәрләрнең берсендә бер хатын иренә карата үпкәсен белдергән.- Ирем хезмәттәше белән бер кабинетта тәүлегенә сигез сәгать утыра. Ә минем белән ул көненә өч сәгать кенә була. Билгеле, алар көн озынына эш турында гына сөйләшми. Ул бергә утырган хатынның төшке ашка нәрсә яратканын, балаларының ничек укыганын, тырнакларын матурлар өчен кайсы салонга йөргәнен, нинди хушбуй кулланганын һәм тагын бик күп үзенчәлекләрен белә. Ә минем кайсы кибеттән кием алганны да белми.
Күптән түгел аларның эшенә башка төбәктән тәҗрибә туплау өчен килделәр. Кичен ирем шушы хатын белән аларны кунак итәр өчен кафега китте. Ә мин соңгы тапкыр кайчан кафеда булганымны хәтерләмим дә. Озакламый Яңа ел корпоративы булачак. Анда да аның шушы хатын белән бергә утырачагын беләм. Әйтегез әле, бу хыянәтме? - дип язган хатын.
Читайте нас