+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 ноябрь 2019, 12:20

Мазовларны күргәннәр!..

Бу хакта берьюлы берничә кеше хәбәр иткән.

Ике улы белән югалган Артем Мазовны балалары белән Севастопольдә күргәннәр. Ирнең уллары белән бергә океанариумда йөрүен күреп, берничә кеше хәбәр иткән. Бу хакта "Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
26 ноябрь көнне бу хакта берьюлы берничә кешедән хәбәр килгән. Күрүчеләрнең берсе Мазовны ике улы белән Владивосток-Совгавань поездында очратуы турында хәбәр иткән.
Искәртеп узабыз, Артем Мазов 26 октябрьдә балалары белән бергә югалган иде. Югалу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Мәгълүм булуынча, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Мазовларны табарга ярдәм итүче мәгълүмат өчен 500 мең сум акча вәгъдә итте.
Читайте нас