Күптән түгел Пенза шәһәренең бер урамында асфальт убылып, ике автомобильнең кайнап торган суга төшеп китүенә, нәтиҗәдә ике ир-егетнең һәлак булуында Уфа компаниясе гаепле икәнлеге ачыкланган.
Уфаның эспертлык компаниясе Пенза шәһәрендә җылылык магистрален тикшергән һәм ул барлык техник таләпләргә дә җавап бирә дигән нәтиҗә чыгарган.
Кайнар су торбалары тәртиптә икән дип, тиешле оешмалар ремонт эшләрен башкармаган, әлбәттә. Ә шушы торбалар тишелеп, кайнар су асфальтны җимергән һәм ике мескен водитель машиналары белән суга төшеп, җан биргән. Хәзер ачыклануынча, торбаларның калынлыгы 2 миллиметрга гына калган булган! Бу тиешле нормалардан күпкә тайпыла. Әлеге вакытта Уфаның "Кан" компаниясе белгечләренә карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе күтәрелгән.
Һәркем үз эшен тиешенчә башкарса, моңа охшаш фаҗигаләр азрак булыр иде дә бит...