+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 ноябрь 2019, 19:36

Радий Хәбиров гражданнарны кабул итте

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Бердәм Русия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның республикадагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Бердәм Русия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның республикадагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Фәхретдиновлар гаиләсе төбәк Башлыгына инвалид коляскасы алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Хәниф Фәхретдиновка - 64 яшь, ул беренче төркем инвалиды, һәм сәламәтлек торышы буенча шундый коляскага мохтаҗ. Аның тормыш иптәше Фәсәхәт апа төбәк Башлыгына инвалид коляскасы белән идарә итү авыр, яңасы кирәк, әмма аңа акча юк, дип сөйләде. Электр җайланмалы коляска 100 мең сум тирәсе тора. Төрле инстанцияләр буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләр бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итмәгән.
Радий Хәбиров бу мәсьәлә буенча республиканың сәламәтлек саклау министры белән сөйләшәчәген һәм атна дәвамында Фәхретдиновлар гаиләсенә җавап бирәчәген әйтте.
Профессионаллар арасында кикбоксинг буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры, тренер Кирилл Москвин төбәк Башлыгыннан җәйге айларда арендаңтүләве каникуллары алуда ярдәм итүне сорады. Спортчы Уфаның Глумилино бистәсендә 58нче йортта бина арендалап, «Троя» бокс клубы төзи. Җәйге айларда клубта дәресләр үткәрелми, әмма 90 мең сум күләмендә аренда түләве туплана, бу спорт оешмасы өчен зур финанс йөк булып тора. Клубта 30га якын кеше шөгыльләнә, шул исәптән балалар һәм җыелма команда әгъзалары.
Радий Хәбиров бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм вәгъдә итте. Аның сүзләренчә, республикада балалар спортын үстерүгә зур игътибар бирелә. Быел Башкортстан балаларны спорт белән мавыктыру һәм аларның сәламәтлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән "Спорт көрәше — мәктәпләргә" проектын башлап җибәрде. Бүген анда республиканың 16 мәктәбе катнаша: сигезе - Уфада, сигезе - шәһәрдм һәм районнарда.
- Әлеге проект кысаларында без физкультура укытучыларын да өйрәтәчәкбез, алар балалар белән шөгыльләнсен һәм киләчәктә үзләре дә көрәш буенча тренер була алсын өчен. Сез яхшы эш белән шөгыльләнәсез, сезгә, әлбәттә, ярдәм итәчәкбез, — диде Радий Хәбиров.

Читайте нас