Доминикан Республикасында Русия туристлары утырган автобус авариягә очраган.
Салонда 39 ватандашыбыз булган. Һәлак булучылар юк. Ләкин күбесе дәваханәгә китерелгән. 12 яшьлек кызның ике кулын да кисәргә туры килгән.
Авариянең сәбәбе — шушы юлдан хәрәкәт итүче йөк машинасы водителенең кагыйдә бозуы.
Зыян күрүчеләрнең шәхесе ачыкланган. Араларында мөселман фамилияләре дә күренә...