Табигать тарафыннан кыерсытылган булып, тумыштан инвалид колсякасында утырса да, тулыканлы тормыш белән яшәүче Лилия Сәләхетдинованы Беренче каналдан күрсәтәчәкләр.
– Ирем Ришат белән Беренче каналга барып, бер тапшыруда катнашып кайттык. Анда без генә түгел, инвалид хатын-кызлар белән яшәгән сәламәт ир-атлар катнашлыгында эшләнде тапшыру. Берничә шундый гаилә җыелган идек. Әлегә кайсы тапшыру икәнен әйтергә ярамый. Бер ай эчендә күрсәтәчәкләр. Күзәтеп барыгыз! - ди ул.
Шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың кияүгә чыгып, Тимергалиева булуына бер ел узган. Ире Ришат белән Казанда яшиләр, икесе дә «Ярдәм» мәчетендә эшли. Һәр хатын-кыз яраткан кешесенә кияүгә чыкканнан соң, үзгәрә, күзләрендә бәхет нуры балкып тора башлый. Лилиянең дә шулай.
- Аллаһ һәр кешене парлы итеп яраткан. Син хәтта 50гә кадәр ялгыз калгансың икән, бу әле син беркайчан да гаилә кормаячаксың дигән сүз түгел. Картлык көнендә бергә өстәл артына утырып чәй эчәрлек кеше генә булса да табарга мөмкин, - ди Лилия ханым. - Ир-ат кирәк, ул – терәк, таяныч. Ләкин син дә аңа кирәк булырга тиешсең. Ул гына түгел. Үзеңне кирәк итеп хис иттерергә өйрәнергә тиешсең.
Лилия Сәләхетдинова белән тулы әңгәмәне "Матбугат.ру" сайтында укырга мөмкин.