+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2019, 15:20

Ана капиталына машина алып булачак диләр

Дәүләт думасында ана капиталы акчасына машина алу мөмкинлеге биргән закон проектын кабул итәргә уйлыйлар.

Дәүләт думасында ана капиталы акчасына машина алу мөмкинлеге биргән закон проектын кабул итәргә уйлыйлар.

Әлеге вакытта ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем бирүгә, әни кешенең булачак пенсиясен арттыруга. инвалид балаларны җәмгыятькә социаль яраклаштыру өчен чаралар алуга юнәлтеп була. Аз керемле гаиләләр 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балага бирелгән ана капиталын ай саен өлешләп алу хокукына ия. Тиздән бу капиталны җиңел машина алуга да тотынып булыр, бәлки. Тик «Гадел Русия» депутатлары тәкъдим иткәнчә, ана капиталына машина алуда таләпләр шактый катгый булачак. Әйтик, бары Русиядә җитештерелгән өр-яңа автомобильләрне генә алырга мөмкинлек биреләчәк. Ат көче, башка техник үзенчәлекләргә дә аерым таләпләр бар. Моннан тыш, автомобиль бәясе 1 миллион сумнан кыйммәтрәк булмаска тиеш. Тагын бер шарт: машинаны 3 ел эчендә сатарга рөхсәт ителмәячәк. Әгәр таләпләр үтәлмәсә, ана капиталын дәүләткә кире кайтарырга туры килергә мөмкин.
Фото: ngzt.ru сайтыннан
Читайте нас: