+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 ноябрь 2019, 15:45

Көнчел иренә пычак кадаган...

Бу хәл Зианчура районында булган.

Зианчура районында яшәүче 26 яшьлек хатын җинаять кылган һәм шунда ук полициягә хәбәр иткән. Новопавловка авылында яшәүче хатын 54 яшьлек өйдәше белән спиртлы эчемлек кулланган. Табын артында ир сөйгәненә хыянәттә шикләнүен әйтә һәм җәнҗал чыга.
"Ярсыган кыз пычак ала һәм ирнең күкрәгенә кадый. Аннары куркып, полициягә хәбәр итә һәм ашыгыч ярдәм дә чакырта. Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем җибәрелде. Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлаган. Ул үз гаебен таныган", - дип ачыклык кертте Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

"Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Зыян күрүче хәзер дәваханәдә ята, ә тоткарланган хатын сигез елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас