+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 ноябрь 2019, 09:40

Кәрим Хәкимов истәлегенә мемориаль такта ачылды

Бүген Русия Ислам университетында Кәрим Хәкимовка мемориаль такта ачылды.

Бүген Русия Ислам университетында Кәрим Хәкимовка мемориаль такта ачылды.

Чарада Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, университет укытучылары һәм укучылары, дөньяның ислам иленнән килгән кунаклар катнашты.
- Без монда булган барлык кешеләрне сәламлибез. Бу университет Русиянең зур галимнәрен һәм гомумән ислам дөньясының зур галимнәрен әзерләп чыгарды. Алар арасында Русиянең гарәп илләрендәге беренче тулы вәкаләтле вәкиле, ислам илләре арасындагы игелекле мөнәсәбәтләрне торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән күренекле Совет дипломаты Кәрим Хәкимов та бар. Бу чара дипломатның якты истәлегенә багышлана, - диде чараны оештыручылар.

Шулай ук, әлеге вакытта Кәрим Хакимов турында фильм төшерелә. Фильмның продюсерлары Камил Бузыкаев һәм Владимир Йосыпов шул турыда сөйләп үтте.

- Мондый зур чара безнең республикада үтүгә мин бик шат. Кәрим Хәкимовның истәлеге сакланырга һәм яшь буын аның турында белергә тиеш. Бу исемне данлар өчен без күп көч салдык. Съемкалар Англиядә, ислам илләрендә шулай ук, Япониядә булачак, - диде алар.
Читайте нас