Бөредә хәер эстәп йөргән сигез яшьлек малайны приютка алалар.
Урамда халыктан кием алырга акча сораган баланың яшәү шартларын опека органнары җентекләп тикшергән.
"Әйе, малайны, чыннан да, гаиләдән алганнар. Әлегә вакытлыча. Хәзер опека органнары аның киләчәк язмышы турындагы мәсьәләне хәл итә», — дип белдерә Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова.
Малайның гаиләсе урындагы хакимияттә күптән исәптә булган, чөнки аның әнисе һәм әбисе алкогольне чамадан тыш куллана. Аның мәктәптә укуына бәйле проблемалары да башланган. Белгечләр моны нәкъ гаилә хәле белән бәйли.