Агыйдел шәһәрендә Комсомол бульварында урнашкан күпкатлы йортта янгын чыга.
Вакыйга урынына иң беренчеләрдән булып полиция хезмәткәре, бу көнне дежурдагы өлкән лейтенант Наил Исламов килеп җитә. Бишенче катта урнашкан фатир януы ачыклана. Исламов йортта яшәүчеләрне тиз арада чыгаруны оештыра. Ут капкан йорттан чыгучылар белән сөйләшкәндә, өлкән лейтенант янгын чорнаган фатирда 11 яшьлек кыз бала калганлыгын белә. Исламов кичекмәстән янгын сүндерүчеләрдән битлек алып, әлеге фатирга йөгерә. Ул баланы эзләп таба, авызын-борынын юеш чүпрәк белән каплап, ут эченнән күтәреп алып чыга. Урамда кызны әтисе кулына тапшыра. Шулай итеп, полиция хезмәткәренең уяулыгы һәм батырлыгы нәтиҗәсендә бала коткарыла.