Рауза һәм Артур Разетдиновлар бер-берсенең бәхетенә табышкан
Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм, Краснокама районы егетләренә ак көнләшү белән карыйм мин. Нефтекама шәһәре алар бәхетенә генә төзелгәндер дә, тирә-як районнардагы иң сылу, иң уңган, иң булдыклы кызлар алар өчен генә бирегә кайсы укырга, кайсы эшкә килеп җыелгандыр кебек тоела миңа. Яңавыл, Калтасы, Дүртөйле кебек янәшәдәге районнарны әйтеп тә торасы түгел, районыбыз авылларында Тәтешле, Аскын, Караидел, Мәчетле, Чакмагыш, Борай, Кушнаренко кебек ерак төбәкләрдән төшкән киленнәрне дә еш очратырга мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Краснокама егетләре аларга ышанычлы тормыш юлдашы була алган. Матур гаиләләрдә үзләренә лаеклы алмаш — игелекле кызлар һәм уллар үстерәләр.
Яңа Актанышбаш авылында яшәүче Рауза һәм Артур Разетдиновлар да шундый үрнәкле гаиләләрнең берсе.
Борай районының Сәет-Көрҗә авылында Икълимә һәм Тимерхан Адыевларның ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән Рауза Таңатар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Нефтекама шәһәренә килеп 47нче техник училищега пешекчеләр әзерләүче төркемгә укырга керә. Бу хәл 1982 елның көзендә була.
Киләсе язда училищеда укучыларны шәһәр читендәге басуга кәбестә утыртырга алып баралар. Практика да булыр, файдалы эш тә башкарырлар, дигәннәрдер инде.
Үзе белән бер төркемдә укучы Яңа Актанышбаш кызы Венера эштән соң Раузаны авылына кунакка чакыра. Күршегә кунак кызы кайтканда Венераның сыйныфташы, урам аша гына яшәүче Артур Разетдинов читтә кала буламы соң инде? Юк, әлбәттә! Көн кичкә авышуга ул кызларны клубка чакырып кереп тә җитә. Бу вакытта Артур да Нефтекамадагы 10нчы СПТУда шоферлыкка укыган була.
Зифа буйлы, чибәр Борай кызына Артур беренче күрүдә үк гашыйк була. Мәхәббәткә сусаган кыз күңеле дә егетне якын күрә.
Бу урында Венера белән Артурның бер хәйләсен “фаш итү” урынлы булыр. Егетнең соравы буенча Венера моңа кадәр дә өч тапкыр “кунак” кызы алып кайткан булган. Тик аларның берсе дә Артурның күңелен яулый алмаган.
— Инде башкача кызлар алып кайтма. Мин үзем теләгәнне таптым шикелле, — ди ул сыйныфташына.
Шул елның көзендә Артурны хәрби хезмәткә чакыралар. 1980 елда Яңа Актанышбашта барлык авыл халкын тетрәндергән вакыйга була — ярты ел элек кенә Совет Армиясенә алынган Әлфит Мазмаевның гәүдәсен Әфганстаннан цинк белән тышланган табутта кайтаралар. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга мәктәп укучыларын да алып баралар. Шул вакытта ни сәбәпледер Артурның күңелендә: “Эх, шул илне барып күрсәң иде!” дигән теләк туа.
— Әфганда хезмәт итәргә телисеңме? — дип сорый Артурдан бер полковник Уфада медицина комиссиясе үткән вакытта.
— Телим! — дип чатнатып җавап бирә егет.
— Ни өчен?
Артур шушы вакыйганы сөйләп бирә һәм ул аның арытабангы хәрби хезмәт юлын хәл итә. Уфадан егетләрне Ростов өлкәсендәге Новочеркасск шәһәренә алып китәләр. Анда ике ай ярым дәвамында әзерлек үткәннән һәм хәрби автомобильләрдә 500 чакрымлы маршта катнашканнан соң, Башкортстаныбыздан чакырылган 253 егетне самолетта тәүдә Ташкентка, аннары Әфганстанның башкаласы Кабул шәһәренә алып киләләр. 1983 елның 23 декабрь төнендә егетләр беренче тапкыр әфган җиренә аяк басалар.
Шул төндә үк частьларга озаталар. Артур Разетдинов Кабулдан 60 чакрымдагы Чарикар провинциясендә урнашкан 45нче инженер-саперлар полкына эләгә.
— Мин юлчылар батальонында хезмәт иттем. Тәүдә автоматтан атарга, мина куярга һәм дошман куйган миналарны зарарсызландырырга өйрәттеләр. Өч ай үткәч “ЗиЛ-131” маркалы йөк машинасына тәгаенләделәр. Безнең бурыч хәрби колонналарны озатып бару, сугыш үткән урыннарда җимерелгән юлларны тәртипкә китерүдән гыйбарәт иде, — дип искә ала әңгәмәдәшем.
Хайратонга барып кайту Артур өчен зур бәйрәмгә тиң була. Хайратон — ул Советлар Союзы белән Әфганстан чигендә урнашкан тимер юл станциясе. Бирегә киң Туган илебезнең төрле якларыннан тимер юл буйлап хәрби корал, азык-төлек ташыйлар. Ике илне зур булмаган Аму-Дарья елгасы гына аерып тора.
— Хайратонга айга бер тапкыр барып, полк өчен барлык кирәк-яракны төяп кайта идек, — дип искә ала Артур Разетдинов. — Анда килгән саен туган якны кайтып күргәндәй була идем.
...1985 елның сентябрь башында Пакистан чигенә хәрби колонна озатып барганда Артурның машина тәгәрмәче астында мина шартлый. Ниндидер могҗиза белән ул машинаның арткы тәгәрмәче астына туры килә. Ә алардан алдарак барган элемтәчеләрнең “ГАЗ-66” машинасы фугаска эләгә.
— Юлдан ару гына тизлектә бара идек, көчле шартлау тавышы яңгырады һәм алдагы машина һавага күтәрелеп, юлга капланып ятканын гына күреп калдым. Башкача берни дә хәтерләмим, — дип искә ала әңгәмәдәшем ул канлы мәхшәрне. — Әгәр мина безнең машинаның алгы тәгәрмәче астында шартлаган булса, без бүген сезнең белән сөйләшеп утыра алмас идек.
Тиз генә вертолет чакыртып, Артур Разетдиновны һәм “ГАЗ-66” кабинасында барган ике егетне госпитальгә озаталар. Анда егетләрнең берсенең аягын кисәләр, Артурны исә бер ай дәвалаганнан соң кире үз частена кайтаралар.
2 ел да 4 ай намуслы хезмәт иткәннән соң, 1986 елның 2 февралендә Артур Разетдинов демобилизацияләнә.
Туган якларын, әти-әнисен, туганнарын, ә иң мөһиме, Раузасын сагынуы шулкадәр көчле булган, күрәсең, бер тәүлек дигәндә ул туган йортына кайтып керә. Булмас, дияр географиядә беркадәр мәгълүматы булганнар. Мин дә шулай уйлаган идем, була икән ул! Өч сәгать дигәндә хәрби самолет аны Кабулдан Ташкентка китереп җиткерә. Ташкенттан Уфага кадәр араны авиалайнер 2,5 сәгатьтә очып үтә. Ул елларда Уфадан Нефтекамага “Ан-24” самолеты оча иде. Бу араны аның күпме вакытта үткәнен өлкән буын хәтерлидер, дип уйлыйм. Ә Нефтекама аэропортыннан Яңа Актанышбашка кадәр ул җилдереп кенә “Волга”да кайта. Андый вакытта таксига 10 сумны кем кызганып торсын инде!
Кайтканның икенче көнендә үк Артур Разетдинов Нефтекамага килә һәм ул вакыттагы “Башсельмаш” заводының ашханәсендә Раузаны эзләп таба. Һәм шул көннән алып алар һәрвакыт бергәләр.
— Нәкъ бер елдан соң, 1987 елның февралендә Артур мине әти-әнисе йортына алып кайтты. Мартта никах укыттык һәм ЗАГСка гариза бирдек. 30 майда туй үткәрдек. Ни өчен 30 майдамы? — дип минем кызыксынуны көчәйтә төшә Рауза. — Чөнки халыкта, майда туй үткәрергә ярамый, дигән ышану яши. Без дә шуңа ышанып, тукталып торган идек, ә 1 июньдә Артурның сессиясе башлана. Бу вакытта ул Нефтекамадагы нефть техникумында читтән торып укый башлаган иде. Ләкин бер әби барлык шөбһәләребезне таратты һәм без туй көнен билгеләдек. Аллаһка шөкер, утыз елдан күбрәк яшибез инде, һич кенә дә “май”ның начар йогынтысын сизгәнебез юк. Яшьләргә әйтер сүзебез шул, әгәр бер-берегезне чынлап яратасыз һәм бер-берегезгә ышанасыз икән, төрле ырымнарга колак салмагыз!
Артур дүрт абыйсыннан соң гаиләдә бишенче — төпчек бала булып туа. Ә безнең халыкта әти-әни нигезен дәвам итү төпчек улның абруйлы да, җаваплы да бурычы. Шуңа әти-әнисе вафатыннан соң Артур белән Раузага даими яшәү өчен Яңа Актанышбашка кайтырга туры килә. Уллары Ринат авыл мәктәбенең — җиденче, Айдар беренче сыйныфына укырга баралар.
Алга китеп шуны әйтергә кирәк, Ринат белән Айдар 9 сыйныфтан соң Нефтекама нефть техникумын һәм Ижевск дәүләт техник университетын уңышлы тәмамлыйлар. Икесе дә нефть сәнәгате буенча югары квалификацияле белгечләр. Айдар шул арада хәрби хезмәттә булырга да өлгерә. Бүгенге көндә Ринат гаиләсе белән Нефтекамада яши һәм вахта ысулы белән Төньякта эшли. Бәхетле дәү әни белән дәү әтине куандырып уллары Равил белән кызлары Элларияне үстерәләр. Равил әлегә 1 сыйныфта гына укый. Шулай булуга карамастан, ул — шәһәрдә билгеле футболчы. Сочи шәһәрендә үткәрелгән Русия бәйгесендә катнашып, гомумкоманда зачетында өченче урын алып кайтканнар. Моңардан тыш ул бассейнга да йөри. Эллариягә биш кенә яшь әле. Ул балалар бакчасына йөри. Нәфис гимнастика һәм бию белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.
Айдар Нефтекамада үз белгечлеге буенча эшли. Кызлар, сезгә сер итеп кенә әйтәм, ул әлегә өйләнмәгән.
Күптән түгел миңа Яңа Актанышбаш авылы мәдәният йортында Асия һәи Риф Гыйльметовларга багышланган кичәдә катнашу бәхете елмайды. Гыйльметовлар — авылда ихтирамлы гаилә. Кичәдә аларны Рауза һәм Артур Разетдиновлар да тәбрикләде һәм музыкаль номер бүләк итте. Артур өздереп гармунда уйнады, Рауза аңа кушылып җырлады. Һәм бу табигый да. Чөнки Разетдиновлар авыл мәдәният йортында оештырылган бер генә чарадан да читтә калмыйлар: спектакльләрдә дә уйныйлар, концертларда да катнашалар.
Артурның гармунда уйнарга өйрәнүенең дә “сере” бар икән. Ул ничәнчедер сыйныфта укыган вакытта авылга Уфадагы балалар музыка интернат-мәктәбе вәкилләре килеп, балаларның сәләтен тикшерәләр һәм Артурның документларын алып китәләр. Малай җәй буе өметләнеп көтә, ләкин чакыру килми. Ә уку елы башланыр алдыннан документларын кире җибәрәләр. Күрәсең, берәр “үз кеше” баласына урын кирәк булгандыр. Мондый гаделсезлеккә бик хәтере калган малай үз алдына гармунчы булу максатын куя һәм Әлфит абыйсы армиягә киткәч, аның “хуҗасыз” калган гармунын күтәреп мунчага китә. Нәтиҗәсе — күз алдында. Менә шулай, кечкенәдән алдына куйган максатына ирешергә өйрәнеп үсә ул!
Рим ӘХМӘТОВ.
Краснокама районы.