Аеруча әгәр ул югары җитәкчелек тарафыннан эшләнсә...
Якын дустым, яшьтәшем белән сөйләшеп торган идек. “Үзебезнең колхоз рәисен тиргәдем әле”, — дип аптыратты. “Данлы хуҗалыкның җитәкчесенә тел тидерергә ничек базнат иттең?” — дим. “Игенчелектә дә, терлекчелектә дә яхшы күрсәткечләргә ирешүе, планнарны күпкә арттырып үтәве беләнмени? Эшләүче кешеләре турында тиешле хәстәрлек күрмәгәч! Аның казанышларын соңыннан кем искә алыр, кем бәяләр? Ә халыкка кылган яхшылык дистәләрчә еллар үткәч тә онытылмый, хәтердә саклана”.Төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең эшчәнлеген халыкның нинди критерийлар буенча бәяләве, соңыннан аларны ни рәвешле искә алулары хакында башымда йөргән уйларымны дөрләтеп җибәрде дустымның бу сүзләре.
I
Мин түрәләрдән ераграк торырга яратучы, ягъни алар белән ниндидер бер аралык (субординация) саклаучы кешемен. Армиядә: “Командирдан — ераграк, казанга якынрак торсаң, башың — сау, тамагың тук булыр”, — дигән әйтем бар. Югары чиновниклар белән аралашып бармасам да, гади кешеләрнең аларга мөнәсәбәтен күрәм, ишетәм, сизәм. Халыкка якын булыйм, ихтирамын яулыйм дип урамда велосипедта йөрү, кичке учак янында гитара чиртеп җырлап утыру, блогерлар белән “чын күңелдән сөйләшү” генә көткән нәтиҗәне бирәме? Мин моңа шикләнәм.
Халыкның әллә ничәмә буыны хөрмәт белән телгә ала торган исемнәр, кызганычка каршы, бөтен тарихыбызда әллә ни күп түгел. Мәсәлән, СССР буенча — А. Н. Косыгин, Башкортстан буенча — С. Д. Игнатьев, З. Н. Нуриев, З. Ш. Акназаров... Бу дүртәүнең дәүләт вазыйфасындагы фидакарьлеге генә түгел, гади халыкка эшләгән яхшылыклары турында да легендага тиң истәлекләр саклана. Соңгы икесенең шәхсән безнең гаиләгә дә изгелекләре тиде. Шулар искә төште әле.
Русиянең (СССРның) барлык яшәеш чорында иң зур җимерелүләр, иң күп корбаннар китергән Бөек Ватан сугышыннан соң 10-12 ел эчендә халык хуҗалыгы аякка басты, тормыш-көнкүреш яхшырды, барлык товарларның, азык-төлекнең бәясе һәр елны 2-3әр тапкыр төшә барды, дип раслый тарихчылар. Һәрхәлдә, сугыштан соң 4-5 ел үткәч туган безнең буын (гади колхоз балалары да) ачлык-ялангачлыкны күрмәде.
Авыргазы районындагы безнең Корманай авылы. 1957-60 еллар. Авылда төзелешләр гөрли: иртә таңнан караңгы төшкәнче һәр тарафта балта, пычкы, чүкеч тавышлары. Бездә генә түгел, бөтен район, бөтен ил төзи, яңара, диләр. Клублар, мәктәпләр, ферма каралтылары, машина-трактор гаражлары бер-бер артлы сафка баса. Шушы чорда 200 йортлы авылыбыз кешеләренең өчтән ике өлеше яңа йортлар салып керде. Халыкның кәефе күтәренке. Адәм баласын киләчәккә өмет яшәтә бит. Ә ул якты, ышанычлы иде.
1959 елда безнекеләр дә (әтәй — сугыш инвалиды, әнкәй — башы чирдән чыкмаса да, үз хәлен кешегә бигүк белдереп бармаган көчле рухлы зат) бу зур эшкә тәвәккәлләделәр. Финанс хәлебез рәтләнгәндер, күрәсең. Ике апам кияүдә, Урал абый армиядә, 15 яшьлек Марат абый инде гаиләнең терәге — кышын колхоз фермасында сарык карый, җәй аларны көтүдә йөртә. Өйдә тагын өчәүбез: мин өченче сыйныфка күчкәнмен, сеңлем һәм энем бар.
Ул елларда инде түбәне салам белән ябу беткән иде диярлек. Калай табарга тырышалар. Ул кыйммәт һәм мәшәкатьле. Шифер дип аталган яңа материал чыгарыла башлаган. Безнең авылда да күренгәли. Тик аны кулга төшерү җиңел түгел, диләр. Әтәй юллап-эзләп карады, район үзәген дә урап кайтты. Тәвәккәллек, кыюлык, чәм җитәрлек иде аңарда. “Шифер сорап Нуриевның үзенә барам!” — диде беркөнне. (Зыя Нуриев — Башкортстанның 1957-69 еллардагы җитәкчесе).
Хезмәттәшләре истәлекләрендә язуынча, һәр иртәне җәяүләп эшкә килүенә Зыя Нуриевны подъезд ишеге төбендә бер төркем кешеләр көтеп тора икән. Ул аларның барысын да ияртеп алып керә дә аһ-зарларын тыңлый, проблемаларын хәл итә торган була. Бернинди алдан язылусыз, кемнең кайдан булуын тикшерүсез.
Янә ике дистә ел үткәч, “Кызыл таң”ның авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе буларак, мәсәлән, республикада урак барышын яктырткан саннарга язган аңлатманы укытыр өчен атнага ике тапкыр өлкә комитетына йөрдем. Барган саен ишек төбендәге милиционер документымны тикшерә (иснәп кенә карамый), мин керәсе инструкторга шалтырата, үземне ничек тотарга өйрәтә... Инструктор һәм милиционерлар гына түгел, шул тирәдәге этләр дә танып тора бит инде мине югыйсә. Шул еллар эчендә система үзгәргәндерме, әллә ул үзгәреш бер кешегә генә бәйледерме...
...Нуриев әтәйгә ничә шифер кирәклеген сораша һәм әйтә: “Син кайтышлый ук Авыргазы райпотребсоюзына кер”. Ә аны анда шифер төялгән машина көтеп тора икән. Шуңа утырып өйгә кайтты. Бу хәл үзе генә дә авылыбыз халкының Нуриев дигән зур җитәкчегә ихтирамын арттыргандыр.
Бер уйлаганда, республика хуҗасына йомыш белән барырга кем инде минем әтәй? Сталинград янындагы сугышта каты яраланган, колхозда урман полосалары утырту эшенә җитәкчелек иткән, мин белгәндә ашлык амбарлары каравылчысы иде. Республикадагы әллә ничә дистә мең колхозчы картларның берсе. Һәм ул картка төгәл 50 яшь иде.
Ул чакта авылдашлар әтәйгә сораулар да бирәләр иде: “Нуриевка ничек дип сүз башладың? Син бит аны күргәнең юк иде, ничек таныдың?”
Әтәй сөйли: “Таза гәүдәле, яхшы костюм кигән, башында эшләпә. Зур тантаналар уңаеннан гәзиттә фотосы чыккалый бит. “Нуриев туган, сиңа зур йомыш белән килдем”, — дип беләгеннән тоттым...”
36 елдан соң мин Зыя Нуриевның Мәскәүдәге фатирында чәй эчеп утырганда бу вакыйганы исенә төшердем, рәхмәт әйттем. “Әйе, шулай булган иде шул”, — дип кенә куйды. Ничәмә дистә мең кешегә ярдәм иткәнлеген ул каян хәтерләп бетерсен инде?!
Зыя Нуриев 1969 елда Мәскәүгә министр итеп үрләтелгән, 1973-85 елларда СССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары вазыйфасын башкарып пенсиягә чыккан, ә мине “Кызыл таң” редакциясе 1995 елның март башында аның 80 яше уңаеннан мәкалә язарга җибәргән иде.
II
Сиксәненче еллар уртасы. Файдалы да, зыянлы да яклары булган үзгәртеп корулар башланды. Илебез халкының менталитеты шундый — бездә ниндидер яңарышлар, үзгәрешләр, реформалар корбаннар канына манчылып тормышка ашырыла. Ә ул кан, гадәттә, бернинди гаепсез кешеләрнеке була.
Горбачев үзгәртеп коруының илкүләм дәрәҗәдәге беренче корбаннары Рәшидов, Медунов, Щелоков кебек билгеле шәхесләр иде. Башкортстанда да кемнәрнедер төрмәгә утырттылар, кемдер атылды, кемдер муенын элмәккә тыкты. Матбугат басмасы җитәкчеләреннән дә бер корбан кирәк булгандыр. Һәм моңа “Кызыл таң” мөхәррире Ремель Дашкин кандидатурасы кулай булып чыккандыр. Чөнки ул артык үзаллы, югары җитәкчеләрнең сәер күрсәтмәләрен үтәргә атлыгып бармый.
Баш очында болытлар куерганын яхшы сизгән Ремель Миргазиян улының эшкә дәрте сүнде. Редакция хезмәткәрләренең тормыш-көнкүрешен яхшыртуны хәстәрләп йөрүдән дә туктады. “Югарыда мине санга сукмыйлар хәзер, үз хәлегезне үзегез җайлагыз инде”, — дигәнрәк сүзләр дә әйтте.
“Урман патшасы арыслан картайса яки сафтан чыкса, җәнлекләр дөньясында тәртип бетә”, диләрме әле? Безнең коллективта да шундый хәл килеп туды. Каты куллы, әмма гадел Дашкинны электән үк өнәмәүче бәндәләр баш калкытты. Эшләүчеләрнең фатир шартларын яхшырту чираты төгәл саклана иде элек — аны да чуалтып-бозып бетерделәр. Монысы инде безнең гаиләгә “китереп сукты”. Чөнки хатыным Фаягөл белән шунда журналист булып эшләп, фатир чираты безгә килеп җиткән иде. Югарыдагылар да, бездәге ыгы-зыгыны белептер, торак мәйданы бүлүне туктатыбрак торды.
Өлкән хезмәттәшләребезнең берсе Фаягөлгә эшлекле киңәш биргән: “Фәрит фатир сорап беркая да йөрмәячәк, анысын үзең дә беләсең. Син БАССР Министрлар Советы Рәисе Зәкәрия Акназаровка бар. Ул бик гадел, эшлекле, сүзендә торучы җитәкче”. Чыннан да, Фаягөл бара, сөйләшә, хәлебезне аңлата. Сөйләшү барышында Акназаров бер җаваплы иптәшне дә чакырып кертә, бик тиз генә хәлне ачыклап, нәтиҗәсе турында фәлән көнгә үзенә һәм “Кызыл таң” җитәкчелегенә хәбәр итәргә куша. (Андый кәгазь безнең гаиләгә дә килде).
Ә бердәнбер көнне, көтмәгәндә З. Ш. Акназаровның, пенсия яшенә җитүе һәм сәламәтлеге какшавы сәбәпле (юлда авариягә очраган иде), вазыйфасыннан бушатылу хәбәрен без инде фатир мәсьәләсендә өметебезнең өзелүе дип кабул иттек. Вәгъдә итте, анысына рәхмәт, ләкин... китте, бетте...
Куанычыбызга күрә, болай дип ялгыш уйлаганбыз. Ул вакытта әле җитәкчелек алмашынуда “команда белән килү, команда белән китү” гамәлгә кермәгән, киткәннәрне гаепләү юк иде шул.
Хөкүмәтнең элекке Рәисенең вазыйфаларында калган хезмәттәшләре, меңнәрчә башка мәшәкатьләре белән бергә, “Кызыл таң”да фатир чираты төгәл саклануын (Уфаның Совет районы җитәкчелеген дә җәлеп итеп), ничәмә еллар буе (бу чорда гәзит мөхәррире дә, республика хуҗасы да алмашынуга карамастан), контрольдә тотканнар икән, бу да Акназаровның гаять югары абруе турында сөйләмимени?! Бу шәхес белән бәйле фактларның берсен генә искә төшердем. Хөкүмәткә 24 ел җитәкчелек иткән дәвердә әллә ничә мең булгандыр мондый фактлар.
Тыйнаклык, кешелеклелек, кечелеклелек, ярдәмчеллек. Җитәкчеләрнең үзләрен халыктан өстен куймаулары... Адәм балаларында шундый сыйфатлар булырга тиешлегенә Коръән Кәримдә кабат-кабат басым ясала. Кешегә ярдәм итүне, күркәм гамәлләр кылуны халыкка белдерүне Изге Китап өнәми. “Уң кулың биргәнне сулы белмәсен”, диелә анда. Хәзерге кайбер байларыбыз (“түрәләребез” дип укысагыз да була) кешеләргә эшләгән төймәдәй яхшылыкларын да дөядәй итеп күрсәтергә, бу хакта бөтен җиһанга хәбәр итәргә, күкрәк сугарга ашыга. Ә бит ул байлык кесәсеннән чыккан түгел, шушы коллективта тир түгүчеләр өлеше. Ул кеше кулындагы байлык та, Америка миллионерлары кебек, әллә ничә буын бабалары хәләл көче белән әкренләп ишәйтә килеп, үзе дә шул намуслы хезмәте белән арттырган түгел. Халык байлыгы, табигать байлыгы.
Әллә ни ерак та калмаган, башкорт халык җыры “Колой кантон”дагы “Үз хөкөмдәре лә үз кулында, ни кылһа ла ирке бар, тизәр”не хәтерләткән замандагы бер вакыйга. Бер редакциядә эшләүче яшь журналист сөйләгән иде аны. “Гәзиткә яз!” — дидем. Язмады. Уфадагы бер түрә бик ерак район авылларының берсендә гомум кулланылыштагы бер бинаның ишегенме, тәрәзәсенме алыштырткан да, районда шул уңайдан тантаналы чара үткән. Түрә үзе анда вертолетта очып барып төшкән. Аның машинасын шоферы ялгыз гына алып барган — җитәкчене вертолет ишеге төбеннән теге бина янына илтү өчен. Оешманың матбугат хезмәтендә “тир түгүче” егеткә дә аерым машина тәгаенләгәннәр. Яшь журналистны район машинасы Уфадан барып алган һәм илтеп куйган.
Ничә транспорт чарасы килеп чыкканын санадыгызмы? Бу “тантана”га барып кайтуда машиналарны оптимальләштереп булмас идеме икән? Югары җитәкчеләребезнең яраткан сүзе, гамәле бит ул — оптимальләштерү. Мәктәпләре, клублары, медпунктлары, хәтта ферма, машина-трактор ихатасы кебек эш урыннары да ябылып, авыллар сүнә. Илнең нигезе авыл икәнлеге, нишләптер, онытыла. Эшләп йөрүче бер кешегә тагын бер-ике вазыйфа йөкләтелә, ә хезмәт хакын арттыру урынына аны киметәләр. Русиядә инде утыз ел буе өзлексез дәвам итүче кризисның, оптимальләштерүнең бөтен авырлыгы гади халыкка — эшләүчеләргә, бала-чагага, өлкән яшьтәгеләргә төшә.
Теге ерак авылга барып кайтуга килгәндә... Ярый, олы чиновник вертолет белән дә килеп төшсен ди. Эффект тудыру өчен булса да. Янына журналистларны да утыртып йөрмәс инде ул, әлбәттә. Үзенең машинасын нигә куарга? Юл чыгымнарын янга калдырып, ул акчаны гомер буе ат кебек эшләп тә, картайган көнендә хәерче хәлендә яшәүче әби-бабайларга сәдака итеп биреп тә булыр иде...
...Күп еллар элек ерак районнарга почтаны халык арасында “Кукурузник” дип йөртелүче “АН-2” самолеты белән илтәләр иде. “Кызыл таң”ның фотохәбәрчесе Әгъләм Зараевның сөйләгәне истә: “Самолетка кешеләр утыртып, капчыклар төялеп беткән. Кузгалырга гына торганда, койрыгына тотынып, дигәндәй мин дә эләктем. Толбазыга, Стәрлетамакка, Мәләвезгә, Зилаерга, тагын әллә кайларга чирәмгә төшеп, гәзит-журнал, хатлар төялгән капчыкларны ташлап калдыралар. Ишек юньләп ябылмый, шунлыктан бер егет аны бау белән бәйләп куя. Җирдән ияреп менгән тузан болыты күктә дә басылып өлгерми. Алда утырып баручы пассажирларның берсен кемгәдер охшаткандай булам. Хәйбулла районы үзәгенә килеп төшкәч: “Син дә монда икән, Зарай!” — дип күрешкән бу кеше БАССР Министрлар Советы Рәисе Зәкәрия Акназаров иде. Райком машинасы килеп җиткәнче тегене-моны сөйләшеп тордык. “Миннән калма: эшең уңар, тамагың туяр”, — дип шаяртып, мине янына утыртты”.
Ветеран сөйләгән вакыйга 1984 елның җәендә булган. Бу вакытта З. Ш. Акназаров Башкортстан Хөкүмәтенә 22 ел җитәкчелек иткән, РСФСР Югары Советы депутаты буларак ил күләмендә дә билгеле шәхес иде инде.
Журналист һәм язучы Расих Ханнанов истәлекләреннән: “Зарай белән Салават районында командировкада йөрибез. Бер колхозның кунакханәсе дә бар икән. Кичләтеп кенә безне шунда алып килделәр. Өч карават куелган бер генә бүлмә. Алай да заманча кунакханә, хәтта суыткыч та бар — анда ачылмаган бер шешә аракы утыра, өстәлдә — азык-төлек. Кунакханә хезмәткәреннән бу нигъмәтләрнең кемгә тәгаенләнгәнен сораштык. “Иптәш Акназаровка. Ул да әле хуҗалыкларда йөри. Ә сез киләсен безгә әйтмәделәр”, —диде ул. Без ачыккан һәм өшегән идек. “Зәкәрия Шәрәфетдинович ачуланмас, әйдә ашыйк-эчик”, — диде Зарай. Акназаров кайтты. Безнең аклана башлауны шаян сүзләргә борды да, бүген кайларда, нәрсәләр күрүебезне сорашты. “Иртәгә, төрле якка транспорт куганчы, бергә йөрик, Уфага кайтуны оештыру да җиңелгәрәк төшәр”, — диде.
1995 елның җәендә мин Зәкәрия Акназаровның өендә булып, аның мемуарлар китабы чыгу уңаеннан мәкалә әзерләдем. Искиткеч авыр шартларда туып-үскән, сугыш юлларын үткән, тормышта барысына да үз хәләл көче белән ирешкән ил агасы. Сөекле тормыш иптәше белән биш малай үстергән әти. Теге вакытта безгә эшләгән яхшылыгы өчен, соңлап булса да, рәхмәт әйттем. “Булгандыр инде...” — дип кенә куйды.
...Косыгин, Игнатьев, Нуриев һәм Акназаровның рейтингы нинди булды икән? “Рейтинг” дигән сүзне белделәрме икән? Алар заманында андый сүз булдымы икән әле? Башкарган эшләрен, гади халыкка күрсәткән изгелекләрен кешеләр буыннардан-буыннарга сөйләп, язып җиткерә икән, моңардан да югарырак рейтингның булуы мөмкин түгелдер.
Фәрит Фаткуллин