+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 ноябрь 2019, 13:10

"Кызымны көчләргә уйлады, шуңа үтердем"

Бу сәбәп хатынны хөкем иткәндә игътибарга алынырмы?..

Бу сәбәп хатынны хөкем иткәндә игътибарга алынырмы?..

Русиянең бер авылында урта яшьләрдәге хатын кулга алынган. Ул бергә яшәгән ирен үтерүдә гаепләнә.30 октябрьдә хатын, кызының өендә кәеф-сафа корганнан соң, иргә йодрыклары белән ташлана. Ирне кыйнаганнан соң, берничә тапкыр аның башын идәнгә бәрә. Әлеге җәрәхәтләрдән соң ир берничә сәгатьтән вафат була.
Тикшерүләр җинаять кылганда хатынның исерек булуын ачыклаган. Ирне ни өчен үтерүе турындагы сорауга: "Кызымны көчләргә теләде", - дип җавап биргән ул.
Бу коточкыч хәлнең шаһитлары да бар. Алар да хатынның сүзләрен раслаган. Суд хөкем чыгарганда әлеге сәбәп бераз карарны йомшартыр, дип көтелә.
Читайте нас