+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 ноябрь 2019, 08:15

Әмир әлегә кадәр әнисенең үлгәнен белми

Биш ел буена яман шешкә каршы көрәшкән, улын тәрбияләргә гаилә эзләп илгә танылган Айгөл Фазыйлованың улына бу хакта кем әйтер?

Биш ел буена яман шешкә каршы көрәшкән, улын тәрбияләргә гаилә эзләп илгә танылган Айгөл Фазыйлованың улына бу хакта кем әйтер?

Агөлнең әнисе дә яман шештән үлә. Гүзәлия апаның бик авыр вакытларында янәшәсендә Айгөл була. Ул әнисен кадерләп карый. Тик ул чакта тагын бер елдан үзендә дә яман чир баш калкытасын белми әле ул. Әнисенең ашларын уздыргач, үги әтисе Айгөл белән Әмирне куып чыгара. Хәтта, бала әйберләрен дә бирми. Шуннан соң Айгөл Нурлатта фатир яллап тора башлый. Үзенә генә яшәү дә, фатирга түләү дә авырлаша. Күп тә үтми, аларны Гүзәлия апаның энесе килеп ала. Айгөл эшкә чыга, баланы бакчага урнаштыралар. Бар да яхшырган кебек була. Әмма көткән бәхет урынына кайгы килә: Айгөл авырып китә. Аның Рәхилә апасы иң авыр чаларында бердәнбер ярдәмче була
- Хәтерләсәгез, бөтен ил белән Әмиргә яңа гаилә эзли башладылар. Энебез бу шау-шуга нокта куйды. “Ник ул баланы чит кешеләргә бирик. Үзем үстерәм”, – дип кырт кисте ул. Шуннан соң, Айгөлнең эченә җылы керде. Ул үз теләге белән баласын, шушы гаиләгә калдырам, дип документ тутырды. Сеңлемнең озак еллар исән-сау булуына табиблар да шаккатты. Быел сулыш алуы начарлангач, ул онкология диспансерына ятты. Мин аның янына Әмир белән бардым. Хәле начар икәне күренеп тора. Табиб инде озак калмаганын әйтте. Айгөлгә киресен әйтте. Ышанды шул сүзләргә, балам. Кабат аягына басты, өйгә чыкты. Баласын беренче сыйныфка озатырга өлгерде. Бик яратты ул аны. Хәле начар булуга карамастан, быел Сочига ял итәргә алып барды. Караңгы тормышы яктырып киткәндәй булды. Китәсен аңласа да, үзе дә өметләнде. Дәүләт ташламады, пенсия түлиләр, кешеләр ярдәм итә. Гаиләбезгә килгән хәсрәтне үзенеке итеп күтәргән, ярдәм кулы сузган барча кешеләр алдында баш иям, дип сөйләгән ул "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә.

Әмир әлегә әнисе йокыга талган дип уйлый. Чын-дөресен туганнарына әйтергә туры киләчәк. Ходай сабырлык бирсен!
Читайте нас