+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 ноябрь 2019, 08:00

Укучыларны машина бәрдергән...

Юл фаҗигасе кичә Нефтекамада булган.

Юл фаҗигасе кичә Нефтекамада булган.

Кичә Нефтекамада, кичке 20.00 сәгатьтә балигъ булмаган балалар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Төбәк дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Энергетик бистәсендәге Высоковольтная урамында водитель "Kia Cееd" машинасында биш кызны бәрдергән.16 яшьлек өч кызны шунда ук дәваханәгә алып китәләр.
56 яшьлек водитель сүзләренә караганда, ул машинасы белән идарә итә алмаган һәм сулдан барган җәяүлеләрне бәрдергән.
ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен ачыклый.
Фото: Ачык чыганаклардан.
Читайте нас