2 бала дәваханәгә озатылган, икесе авыр хәлдә.
Кумертауда 30 ноябрь кичендә Вокзал урамында балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, "Lexus LX 570" машинасына идарә иткән кеше, әлегә билгеләнмәгән сәбәп белән тротуарга чыгып, тугыз яшьлек кызны бәрдергән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә өченче сыйныф укучысын җитди имгәнүләр белән дәваханәгә салганнар. Билгеле булганча, кыз апасы озатуында юл уңаеннан барган.
Instagramда bash_dtp_official bash төркеменә билгесез кеше вакыйга урыныннан фото җибәргән һәм бу хәлнең версиясен хәбәр иткән. Водитель 3 баланы бәрдергән һәм кызны 40-50 метр дәвамында машина өстендә алып барган. Әлеге вакытта кыз реанимациядә.
"Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан китәргә теләсә дә, без аңа качарга бирмәдек. Аның сүзләренә караганда, бер шешә сыра эчкән", — дип язган фото авторы социаль челтәрдә.