Баксаң, моның сере бик гади икән.
Ярославльдә яшәүче Клавдия Михайловна Гадючкина 110нчы туган көнен билгеләп үтте. Ул патша Русиясе чорында, Норский бистәсендә, 1909 елда туа. Бик катлаулы тормыш кичереп, ул бүген дә ачык зиһенле һәм әле булса өй эшләрендә балаларына ярдәм итә.Клавдия Михайловна өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы, сигез туруны һәм хәтта туруннарыннан туган өч оныкачын тәрбияләшергә ярдәм итә. Әбекәй үзенең озын гомер серен кешеләргә карата игелекле һәм ачык күңелле булуы белән аңлата.